9 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Кыңгырау» балалар бакчасы белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Тише едешь, дальше будешь» дип исемләнгән КВН үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова презентация ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү турында сөйләде, балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында китаплар белән таныштырды. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУнең Кукмара районы бүлеге начальнигы Яковлева Елена Владимировна да катнашты. Ул юлда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Ике команда «Светофор» һәм «Знатоки» ярышты. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште. Ике команда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтте, зирәклек һәм җитезлек күрсәтте, дуслык җиңде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар, ә тамашачыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.