НОВОСТИ

Якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле – прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Фатхрахман кызы Харрасованың (Рифә Рахман) 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланга

30 нчы ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле – прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Фатхрахман кызы Харрасованың (Рифә Рахман) 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау конференциясе булды.
Әлеге фәнни-тикшеренү укуларына сентябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр Татарстанның барлык районнарыннан да  фәнни эшләр кабул ителде. Бигрәк тә Арча, Алабуга, Яшел Үзән һәм үзебезнең Кукмара районнары актив катнашты. Килгән эшләрне оештыру комитеты составына кергән экспертлар тикшергәннән соң, икенче турда катнашучылар исемлеге билгеләнде. Икенче турга үтүчеләр әлеге йомгаклау конференциясендә чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышлар Рифә Рахман, Рифат Җамал, Ләйлә Ихсановналардан торган тәҗрибәле жюри тарафыннан бәяләнде.
Рифә Рахман һәм башка жюри әгъзалары һәр катнашучының, бик кызыклы темалар сайлауларын һәм үзе алган теманы тулысынча яктырта алуларын билгеләп үттеләр, яхшы бәя бирделәр. Һәр хезмәткә тиешле урын билгеләнде, катнашучыларга Рифә Рахман тарафыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Научно-исследовательская конференция по творчеству писателя Р.Рахман

30 ноября в Кукморской Центральной библиотеке состоялась итоговая конференция межрегиональных научно-исследовательских чтений, посвященных 60-летнему юбилею нашей землячки, видного представителя татарской литературы-прозаика, поэтессы, публициста, педагога Рифы Фатхрахмановны Харрасовой (Рифа Рахман), посвященная изучению ее творческого наследия. На эти научно-исследовательские чтения с сентября по 15 ноября принимались научные работы со всех районов Татарстана. Особенно активно участвовали Арский, Елабужский, Зеленодольский и Кукморский районы. После проверки поступивших работ экспертами, входящими в состав оргкомитета, был определен список участников второго тура. Те, кто прошел во второй тур, выступали в этой итоговой конференции. Эти выступления были оценены опытным жюри в составе Рифы Рахман, Рифата Джамала, Лейлы Ихсановны. Рифа Рахман и другие члены жюри отметили, что каждый участник выбрал очень интересные темы и смог в полной мере осветить полученную тему.