Әдәби музыкаль кичә “Илһам чишмәсеннән ташып чыккан моң!”
21 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова белән “Илһам чишмәсеннән ташып чыккан моң” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде . Шагыйрәне күрергә өлкәннәр, урта буын кешеләре, шулай ук яшьләр дә килгән иде. Кичәдә Шәмсия Җиһангированың шигырьләре , җырлары яңгырады.