Зур Кукмара авылы китапханәчесе югары класс укучылары белән илебездә барган котычкыч авыр сугышлар турында әңгәмә үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызны да искә алудан башлап Ф. Кәримнең “Партизан хатыны” дип исемләнгән поэмасын уку, фикер алышу белән тәмамланды.