НОВОСТИ

“Мәчкәрә укулары” фәнни-гамәли конференциясе

15 август көнне Күкшел мәдәният йортында 7 төбәкара “Мәчкәрә укулары” фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.
“Мәчкәрә укулары” фәнни-гамәли конференциясе районыбызда уза торган мөһим чараларның берсе. Чара уңаеннан Күкшел авылы китапханәсендә Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан китап күргәзмәләре оештырылды. “Мәгърифәт мәркәзе-Мәчкәрә” дигән китап күргәзмәсендә Мәчкәрә авылыннан чыккан сәүдәгәрләр, меценатлар, галимнәр Үтәмешевлар династиясе, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов турында китаплар, төрле елларда чыккан газета-журнал материаллары урын алды. ”Авылларда ил тарихы” дигән китап күргәзмәсендә районыбызның авыллары тарихына кагылышлы китаплар куелды. Чарага килгән кунаклар китап күргәзмәләре белән таныштылар. “Хак- динебез Исламдыр” дигән күргәзмәдә иске имля белән язылган китапларны видеозурайткыч ярдәмендә уку мөмкинлеге булды. Шулай ук кунаклар өчен Милли китапханә фондында булган китаплар һәм кулъязмалар белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Якташларыбыз Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, язучы-шагыйрә, галимә-педагог Рифә Рахман, тарихчы Фәрит Вәлиев, Пенәгәр авылы имамы Зыятдин Нәҗметдинов та китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар. Фәнни - гамәли конференциядә якташыбыз,тарихчы, галим Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов чыгыш ясады. Шагыйребез Рүзәл Мөхәммәтшин үзе иҗат иткән шигырен укыды.

15 августа в Кошкинском СДК прошла 7-ая межрегиональная научно-практическая конференция «Мәчкәрә укулары». В связи с этим в Кошкинской сельской библиотеке сотрудниками центральной библиотеки была организована книжная выставка. На книжной выставке “Мәгърифәт мәркәзе-Мәчкәрә ” были представлены книги о жизни купцов и меценатов, ученых Утямышевых из села Маскара, книги о всемирно известном писателе Чингизе Айтматове, изданные в разные годы. На книжной выставке “Авылларда ил тарихы” были представлены книги об истории деревень района. Гости мероприятия ознакомились с книжными выставками. На выставке «Хак-динебез Исламдыр» была представлена возможность читать книги, написанные старыми арабскими буквами, с помощью видеоувеличителя. Также у гостей была возможность ознакомиться с книгами и рукописями, находящимися в фонде Национальной библиотеки.
С выставкой книг ознакомились и наши земляки: заместитель директора Национальной библиотеки Республики Татарстан Ирек Хадеев, писатель-поэтесса, ученый-педагог Рифа Рахман, историк Фарит Валиев, имам деревни Пенигерь Зиятдин Назмутдинов. На научной конференции выступил наш земляк, историк, ученый, старший научный сотрудник Института истории им.Ш.Марджани Айдар Гайнутдинов. Наш земляк, поэт Рузаль Мухаметшин прочитал свои стихи.