17 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Өскебаш авылының башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Сәламәт булыйм дисәң» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар үз сәламәтлекләрен кайгырту кирәклеген, шулай ук «укучының сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсенең үз эченә нәрсә алуын белде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, халык мәкальләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.