Китапханәгә экскурсия
4 февралькөнне Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбеөлкән сыйныф укучылары Кукмара үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Пахомова В.Г. аларга китапханәгә язылу һәм китап сайлап алу шартларын аңлатты, китап күргәзмәләренә обзор үткәрде, районның әдәби картасы белән таныштырды. Очрашу конференц залда дәвам итте. Китапханәнең уку залы хезмәткәре Загидуллина Г.Ф. укучыларга сүзлекләр буенча "Встреча с мудрецами" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде: дөрес итеп сүзләргә басым ясау,сөйләшү кебек грамматик кагыйдәләр белән таныштырды.