НОВОСТИ

Тематик сәгать: “Театр яши, яшәячәк”

30 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, Халыкара театрлар көне уңаеннан, “Театр яши, яшәячәк”, дигән тематик сәгать үткәрде.
Китапханәче татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләде, “Сәхнә” җурналына күзәтү ясады. Килгән кунаклар театрга багышланган шигырьләр сөйләделәр, “Йомры икмәк” әкиятендә катнаштылар. Әлеге чарага килгән якташ язучы Далфира Галимова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Бәйрәм чарасында матур җырлар яңгырады.

Тематический час: «Театр яши, яшәячәк»

30 марта в центральной библиотеке собрались участники клуба “Сююмбика”. Руководитель клуба Салимова Т.Х. подготовила и провела тематический час: «Театр яши, яшәячәк». В ходе мероприятия Таскира Харисовна рассказала об истории возникновения театра, провела обзор журнала «Сәхнә”, все вместе приняли участие в инсценировке сказки “Колобок”. Мероприятие приурочено к Международному дню театра.