17 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Миләшкәй» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган тел көненә багышланган «Ана телем, туган телем» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды. Балалар татар, рус һәм удмурт телләрендә шигырь сөйләде, җырлар башкарды, “Наза”, “Зәңгәр чәчәк” дигән татар уеннарын күрсәтте. Чара китапларга күзәтү һәм “Туган телем – татар теле” видеоролигын карау белән тәмамланды.