Эзләнү уены «Твои первые словари, энциклопедии справочники»
Важашур авылы китапханәчесе башлангыч сыйныфлар өчен «Твои первые словари, энциклопедии справочники» дип исемләнгән эзләнү уены үткәрде. Чара белешмә әдәбияты белән танышуга энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр, алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланган иде. Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Бу китаплар барысын да белә» дип исемләнгән уен-эзләнү үткәрелде. Биремнәрне үтәү өчен укучылар "Зур Россия энциклопедиясен" кулланганнар.