19 ноябрьдә мәгърифәт таратучы М.В.Ломоносовның тууына 350 ел тулды. Түбән Комар авылы китапханәсендә “Ломоносовның фәнни дөньясы” дип исемлщнгщн танып-белү сәгате узды. Балалар “Россия даны” китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар. Китапханәче Туктаева Светлана хикәясеннән укучылар галимнең биографиясен белделәр, аның ачышлары, әдәби иҗаты белән таныштылар. Уеннарда һәм тәҗрибәләрдә катнаштылар. Ломоносов тормышы турында кроссвордны бик теләп чиштеләр.