19 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 3б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Мы ребята бравые» дип исемләнгән әдәби-уен программасын үткәрде. Балалар Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүнең тарихы һәм традицияләре турында белде. Соңыннан алар интерактив уенда катнашты. Балалар яхшы белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтте. Чарада волонтер Семенова Гөлнара Гарәфетдин кызы катнашты. Ул балаларны бәйрәм белән котлады һәм календарьлар бүләк итте.