НОВОСТИ

Литературный час: “Многогранный талант Фаниса...”

Литературный час: “Многогранный талант Фаниса...”

7 февраля, в преддверии дня рождения известного татарского писателя Ф.Яруллина, библиотекарь читального зала центральной библиотеки Салимова Т.Х., для пенсионеров АНО “ЦСП “НАЗ”, литературный вечер “Улыбка Фаниса”. В ходе мероприятия Таскира Харисовна ознакомила отдыхающих пенсионеров с жизнью и творчеством писателя, поэта, прозаика и драматурга. Рассказала о его огромном вкладе в татарскую литературу, о его престижных литературных премиях. В завершении мероприятия отдыхающие спели песни на слова В.Яруллина.

Әдәби сәгать “Фәнис елмаюы”

7 февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗатына багышланган “Фәнис елмаюы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Фәнис Яруллинның төрле елларда язылган шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучы Талипова Гөлнара, шагыйрьнең “Бәхет- рәшә...” дигән шигырен укып үтте. Чара ахырында биредә ял итүчеләр бергәләп шагыйрь Фәнис Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын башкардылар.