Хокукый уен "Правознайка янында кунакта"
Бөтендөнья балалар көненә Асан-Елга, авылы китапханәчеләре башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен “Правознайка янында кунакта” дип исемләнгән хокукый уен уздырды. Балалар бәйрәмнең тарихы, “Бала хокуклары турындагы конвенцияләр” дип исемләнгән төп мәкаләләр белән таныштылар. Шуннан соң, уен формасында, танылган балалар әкиятләре мисалында балалар үзләренең яраткан әкият геройларына карата «Конвенция»нең нинди хокуклары бозылганын, ә ниндиләре үтәлгәнен ачыкладылар. Барлык балалар да биремнәрне җиңел үтәделәр.