НОВОСТИ

Фольклор бәйрәме “Кайта Нәүрүз-яз бәйрәме!”

21 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,үзәк китапханәдә “Сөембикә” кунаклары өчен “Кайта Нәүрүз,яз бәйрәме! дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырып үтте. Яз кызы- Нәүрүзбикә бәйрәмнең төп кунагы булды.Ул матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халык уены “Там,там,тамчы там” уенын уйнатты. Кыш бабайның килүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Чарага килгән кунаклар җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уеннарда катнаштылар, кунаклар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар коймак һәм йомырка белән сыйландылар.