Этносәгать: "Милли костюм - халкымның мирасы»
13 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Үзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен “Милли костюм - халкымның мирасы» дигән этномәдәни чара үткәрелде. Чара барышында балалар татар костюмы тарихы, төрле чорларда төрле төбәкләрдән килгән татар костюмнарының тышкы кыяфәте турында белделәр, «Татар костюмы турында нәрсә беләсез» дигән викторина уенында катнаштылар, төрле чорларның һәм катламнарның татар костюмнары турында сөйләүче китап күргәзмәсе белән таныштылар.