18 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Салават күпере» милләтара клубы дәресе узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Княгор һәм Почкучук авыл китапханәчеләре Радана Фатыйхова һәм Сергей Прокофьев мариларның милли бәйрәме “Шорыкйол” (Раштуа) дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә, балаларны бәйрәмнең тарихы, борынгы мари халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.