НОВОСТИ

Мунажаты - душевный голос нашего народа

В связи с 1100-летием принятия Ислама и годом сохранения культурного наследия в России, в Верхнеискубашской сельской библиотеке прошел вечер мунажатов и баитов. Заведующая библиотекой Гелюса Гараева подробно рассказала об истории и тонкостях мунажатов. Особенно понравилось участникам, что вечер прошел в месяце Маулид.
Мунажатлар - халкыбызның рухи тавышы
Быел Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел, Россиядә мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан Югары Өскебаш авылы китапханәсендә күркәм чара мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үтте. Мөнәҗәт – ул үзенең эчтәлегенә акыл, гамь туплап, үзенә генә хас моң белән сугарылып, йөрәкләрнең иң тирән җирләренә үтеп кереп, кешеләрне битарафлыктан уятып, уйга сала торган рухи тәрбияви әсәр.Чараны алып баручы Гөлүсә Гараева мөнәҗәтләрнең тарихы, нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Кичәнең Мәүлид аенда узуы катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килде.