НОВОСТИ
«Татар рухының ике йолдызы: Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм Р.И. Үтәмешев мирасы»
2026 елның 15 июлендә, «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында, Кукмара мөхтәсибәтендә төбәкара фәнни-гамәли конференция — IX Мәчкәрә укулары зур тантана белән узды. Чарага Татарстан районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә дин әһелләре, галимнәр һәм иҗтимагый эшлеклеләр җыелды.
Быелгы форумның төп темасы итеп «Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы» билгеләнде. Конференциянең әһәмияте исә тагын да тирәнрәк иде: ул берьюлы ике олуг юбилейга багышланды. Беренчесе — Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчетенең 235 еллыгы булса, икенчесе — шушы авылда туып-үскән мәшһүр якташ, медицина техникасын сынаучы, техник фәннәр докторы, академик Р.И. Үтәмешевнең (1926–1999) тууына 100 ел тулуга хөрмәт йөзеннән оештырылды.
Чара мәртәбәле кунакларның бай составы белән аерылып торды. Пленар утырышта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Ирек Һадиев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, шулай ук Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов катнашты. Тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, педагоглар, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган сәләтле укучылар һәм махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр дә чарадан читтә калмады.
Конференцияне үткәрү урыны очраклы сайланмаган. Катнашучылар фикер алышу өчен Мәчкәрә авылының беренче Җәмигъ мәчетенә — республиканың кирпечтән салынган иң борынгы авыл мәчетләренең берсенә җыелды. Бу тарихи гыйбадәтханә Татарстан Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән тулысынча төзекләндерелеп, 2025 елның июнендә Корбан бәйрәменә ачылган иде.
Фәнни-гамәли өлеш алдыннан, сәгать 9.00дан 9.40ка кадәр, делегатлар изге гамәл кылды: алар Мәчкәрә авылы зиратында булып, биредә җирләнгән күренекле шәхесләрне дога белән искә алдылар. Шулай итеп, IX Мәчкәрә укулары үзенең миссиясен тулысынча үтәде — буыннар арасындагы рухи күперне ныгытып, татар халкының бай интеллектуаль-дини мирасын киләчәккә илтү бурычын раслады.
2026-07-15 14:23