25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне.
Һәр елны 25 августта татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә ала.
Шул уңайдан Казанның 1 Май мәйданында шигъри митинг булды.
Әлеге чара М.Җәлилнең “Җырларым” шигыре белән башланып китте.
Чара барышында традиция буенча сүз герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлиловага бирелде.
Шигъри митинг кысаларында Ләбиб Лерон шигырьләре нигезендә эшләнгән «114 адым» дигән әдәби композиция күрсәтелде. 11 җәлилченең һәрбесенә багышланган шигырь яңгырады. Әлеге шигырьләр циклын Кариев театры артистлары сәхнәләштерде.
Ләбиб Леронның “114 АДЫМ” (Унбер каһарман эзеннән) дигән шигыре “Казан утлары” җурналының 8 санында басылып чыкты.
Җәлилчеләрне искә алу чарасы М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Җәлилчеләрне искә алу чарасында Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе дә катнашты.