Рәсем бәйгесе «Әнием, сөеклем минем!»
Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Әсән-Елга модель авыл китапханәчесе укучылар өчен “Әнием, иркәм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды. Китапханәче катнашучыларга бәйрәм барлыкка килү тарихын сөйләде. Чара барышында балалар үзләренең яраткан әниләренә рәсемнәр ясадылар. Һәм һәр бала, үзенең рәсеменә карап, үзенең гадәттән тыш әнисе турында сөйләргә тырышты. Чара азагында барысы да “Әни куллары ” шигырен тыңладылар.