НОВОСТИ

Литературный час «Мастер волшебных сказок»

18 марта библиотекарь центральной детской библиотеки им.С.В.Михалкова Гарифуллина Рамзия для учащихся начальных классов Мамаширской средней школы провела литературный час «Мастер волшебных сказок», посвященный 95-летию со дня рождения татарской писательницы Розы Хафизовой. Она познакомила ребят с жизнью и творчеством писательницы, прочитала рассказ “Күңел күзе”. Ее произведения призывают бережно относиться к окружающему нас миру, беречь природу, уважать старших. Мероприятие завершилось обзором книг.

18 мартта С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Мамашир урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина татар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел тулуга багышланган «Тылсымлы әкиятләр остасы» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, “Күңел күзе” хикәясен укыды. Аның әсәрләре тирә-юньдәге дөньяга сак карарга, табигатьне сакларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакыра. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

#95летсоднярождениятатарскойписательницыРозыХафизовой