НОВОСТИ

Встреча с коллективом Татарстанского книжного издательства

14 нче май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Татар китабы-2026 ” конкурсы үткәрелү уңаеннан, Татарстанкитап нәшриятында хезмәт куючы язучы-шагыйрьләребез, нәшрият хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде.
Әлеге очрашуда Казаннан мөхтәрәм кунаклар: язучы, А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты, күп китаплар авторы, Татарстан китап нәшрияты матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов, язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдинов, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Җәүдәтовна Миңнуллина, Татарстан китап нәшрияты фәнни әдәбият һәм дәреслекләр редакциясе мөдире Рәмзия Нуретдиновна Шакирова,җырчы, Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, Татарстанның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Рөстәм Насыйбуллиннар катнашты.
Әлеге очрашуда килгән кунаклар “Татар китабы-2026” конкурсы, аның үткәрелү вакыты, таләпләре белән таныштырдылар, районыбызда яшәп иҗат итүче, каләм тибрәтүче язучы-шагыйрьләребезгә иҗат итү, әдәби әсәрләр, шигырьләр язу буенча мастер-класс үткәрделәр, киңәшләрен бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Ә тамашачылар конкурс, анда катнашу, китап бастыру турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Үзләренең иҗат җимешләрен укыдылар. Очрашу Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбулинның моңлы җырлары белән үрелеп барды.

14 мая в Кукморской Центральной библиотеке по случаю конкурса «Татарская книга-2026» прошла встреча с нашими писателями и поэтами, работающими в Татарстанском книжном издательстве, а также коллективом издательства.
На этой встрече присутствовали гости из Казани: лауреат премии имени Абдуллы Алиша писатель автор многих книг, заведующий редакцией изобразительной литературы Татарстанского книжного издательства Галимжан Гильманов; писатель, литературовед, кандидат филологических наук, член Союза писателей Татарстана Разяп Бадретдинов; заместитель главного редактора Татарстанского книжного издательства, кандидат исторических наук Лайсан Жаудатовна Миннуллина, директор отдела научной литературы и редакции учебников Татарстанского книжного издательства Рамзия Нуретдиновна Шакирова, певица, солист-вокалист Казанской городской филармонии, заслуженный артист Республики Татарстан, лауреат международных конкурсов Рустам Насибуллин.
Пришедшие на встречу гости ознакомили присутствующих с конкурсом «Татарская книга-2026», датой его проведения, требованиями, провели мастер-класс по творчеству, написанию литературных произведений, дали свои советы и передали свои пожелания.
Зрители задавали вопросы о конкурсе, участии в нем. Встреча была наполнена мелодичными песнями заслуженного артиста Татарстана Рустама Насыбулина.