15 апрель көнне «Халыклар китаплар белән дус» проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Хафизова Гөлфия «Тылсымлы тартма» исемле уен программасы үткәрде. Чараның максаты - халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, рус халкының мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү. Балалар яраткан әкиятләрен, халык җырларын, такмакларны искә төшерде, табышмаклар чиште. Алар «Алтын капкалар», «Иванушка һәм Аленушка», «Кем көчлерәк?» рус халык уеннарын күрсәтте. Чара ахырында китапларга күзәтү үткәрелде.
#ГрантПравительстваРеспубликиТатарстандляподдержкипроектов творческихколлективовмуниципальныхучрежденийкультурыиискусства