НОВОСТИ

“Татар Аргамагы” күргәзмәсен ачу

6 нчы октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә эшләячәк “Татар аргамагы” күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге нияте белән оештырыла. Ул төрле рәссамнарның атлар темасына багышланган 29 картинасын эченә ала.
Күргәзмә ачылышына башкалабыз Казанннан,Татарстанның рәссамнәр берлегеннән мөхтәрәм кунаклар, аны оештыруда башлап йөрүчеләр килде.
Килгән кунаклар арасында рәссамнар: Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев, Владимир Николаевич Новиков, Нәҗип Нәкъкаш, Рафаэль Кәримуллин, эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевлар бар иде. Алар әлеге күргәзмә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Мингол Галиев тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте.
Килгән кунаклар чыгышы районыбызның моңлы сандугачлары Ильяс Исламов, Зилә Зиннәтова, Алмаз Харисов, Диләрә Шакироваларның матур җырлары белән үрелеп барды.

Открытие выставки “Татарский Аргамак"
6 октября в Кукморской Центральной библиотеке состоялось торжественное открытие выставки “Татарский Аргамак”. Выставка организована Союзом художников Республики Татарстан. Она включает в себя 29 картин разных художников, посвященных теме лошадей.
На открытие выставки приехали почетные гости из Казани, Союза художников Татарстан: Мударрис Мухутдинович Мингазов, Владимир Николаевич Новиков, Назип Наккаш, Рафаэль Каримуллин, также предприниматель Фарид Набиуллин, Народный артист Татарстана Мингул Галеев. Они поделились своими мыслями об этой выставке. Мингул Галиев подарил зрителям свои мелодичные песни.
Выступление гостей сопровождалось красивыми песнями артистов дома культуры Ильяса Исламова, Зили Зиннатовой, Алмаза Харисова, Диляры Шакировой.