Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге Куппрофильле лицейның 1в сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия һәм «Кто всё знает про Новый год?» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Алар викторина сорауларына җавап бирде, табигать күренешләре турында табышмаклар чиште, Яңа ел мультфильмнары һәм әкиятләре буенча яхшы белемнәрен күрсәтте.