НОВОСТИ

"Челтер-челтер аксын чишмәләр" чишмә бәйрәме

23 нче сентябрь көнне Туеш чишмәсе янында "Челтер-челтер аксын чишмәләр" дигән чишмә бәйрәме булды. Элеге чарада Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе СалимоваТ.Х. җитәкчелегендә "Сөембикә" клубына йөрүчеләр дә катнашты. Өлкәннәр һәм мәктәп укучылары, Кукмара тарихы, экология, татар әдәбияты буенча биремнәрдә көч сынаштылар. Чарада катнашучы өлкәннәр чишмәләргә багышланган шигырьләр укыдылар.             Әлеге чара ахырында мәктәп укучылары "Сөембикә" клубы кунакларына чәчәк букетлары бүләк иттеләр.