23 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Халыкара театр көненә багышланган «Театрның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны театрның барлыкка килү тарихы, театр төрләре һәм һөнәрләре белән таныштырды. Шулай ук балалар декорация, костюмнар, грим нәрсә икәнен белде, театрда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында белде, викторина һәм табышмакларга җавап бирде. Бу чарага балалар Р.Вәлиеваның «Әтәч-Кызыл Кәпәч» әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.