Очрашу: «Татар милли киеменең үзенчәлекләре”
9 ноябрь көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе 8 класс укучылары өчен «Татар милли киеменең үзенчәлекләре” дигән очрашу үтте. Очрашу барышында укучылар татар милли киеменең тарихы, үзенчәлекләре, аларда татар халкының гореф-гадәтләре чагылышы турында белделәр. Викторина, конкурслар, бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай ук электрон презентация, видеоматериаллар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.