Әдәби-поэтик сәгать: "Ана мәхәббәте нуры»
24 ноябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре, 4нче урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Галимуллина З.М.) «Ана мәхәббәте нуры» дигән әдәби-шигъри сәгать үткәрделәр. Чара барышында Н. А.Некрасов, С .Есенин, А. Ахматова, А. Твардовскийның әнисенә багышланган шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар өчен өй шартларында сабын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан формасын, төсен һәм хуш исен сайлап алдылар һәм әниләргә бүләк әзерли алдылар.