НОВОСТИ

Әдәби сәгать: «Туган телгә - урын түрдә»

24 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Туган телгә - урын түрдә”, дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.

Әлеге чарада Саба төбәге кызы, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, “Әллә җилләр ярсу, әллә үзем...” китабының авторы Әлфинур Вафина да катнашты. Шагыйрә үзенең иҗаты һәм шигырьләре белән таныштырды. Килгән кунаклар да шагыйрәнең шигырьләрен укыды. Шагыйрә Әлфинур Вафина сүзләренә композитор Ильгиз Зарипов иҗат иткән берничә җыр да башкарылды.



Литературный час: «Родной язык – наше богатство»

24 апреля в центральной библиотеке, библиотекарь читального зала Салимова Т. Х., для участниц клуба “Сююмбике”, провела литературный час: “Родной язык – наше богатство”, посвященный Дню рождения татарского народного поэта, великого классика Габдуллы Тукая. Библиотекарь познакомила с жизнью и творчеством поэта. Гости мероприятия рассказали стихи Г. Тукая, вместе исполнили песню “Туган тел”. На мероприятии присутствовала поэтесса из Сабинского района, проживающая в г. Казани, Альфинур Вафина. Поэтесса познакомила присутствующих со своим творчеством, прочитала свои стихи. На слова поэтессы исполнили несколько песен сотрудники РДК: Саляхутдинова Римма, Юнусова Альфинур и аккомпаниатор Ильгиз Зарипов.