Балалар китабы атналыгы кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «В каждой книжке свой секрет» дип исемләнгән экскурсия һәм китап битләре буйлап сәяхәт үткәрде. Балалар төрле конкурсларларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, энциклопедияләр һәм журналлар белән танышты. Чара ахырында “Вовка в тридевятом царстве” дигән мультфильм карады.