17 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың тууына 125 ел тулу уңаеннан, «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дигән VI төбәкара акциядә катнашты. Китапханәче Гөлфия Хафизова 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен «Не видели - увидим» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Аның сөйләвеннән күренгәнчә, Нина Павлова – галим, биология фәннәре докторы, әкият һәм хикәяләр авторы. Акция Нина Павлованың «Хәйләкәр тузганак» әкиятен уку белән тәмамланды.