НОВОСТИ

Конкурс рисунков «Без - Тукайлы балачактан»

25 апреля центральная детская библиотека имени С.В.Михалкова совместно с детским садом «Ромашка» провели конкурс рисунков «Без - Тукайлы балачактан», посвящённый 136 летию со дню рождения татарского поэта Габдуллы Тукая. В конкурсе приняли участие дети подговительных групп детского сада «Ромашка» и дети разновозрастных групп детских садов с.Вахитово, с.Олуяз, с.Починок-Шемордан, с.Ядыгерь.
Библиотекарь Закирова Фирдания рассказала детям о детстве Г.Тукая, о годах учебы и жизни в медресе. Рассказ сопровождался презентацией. Затем дети представили свои рисунки по произведениям Тукая. Рисунки детей выполнены с чувством, вдохновением. С любовью изобразили ребята своих любимых сказочных героев.
По результатам конкурса жюри подвела итоги по возрастным категориям. От имени детской библиотеки всем участникам конкурса были вручены грамоты.
25 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Без - Тукайлы балачактан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста Вахит, Олыяз, Починок-Шәмәрдән, Ядегәр авыллары балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары һәм «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова балаларга Г.Тукайның балачагы, мәдрәсәдә уку һәм тормыш еллары турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар Тукай әсәрләре буенча ясаган  рәсемнәрен күрсәтте. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын яратып сурәтләгән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
#136летсоднярожденияГабдуллыТукая
#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро