НОВОСТИ

Тематик сәгать: «Халык җәүһәрләрен кадерләп»

17 нче октябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., 2022 ел Русия халлыкларының мәдәни мирас елы кысаларында социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен “Халык җәүһәрләрен кадерләп!” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр татар халкының милли бәйрәмнәре, милли җәүһәрләре һәм аларның тарихы белән таныштылар.Биредә дәваланучылар бишек җырларын җырлап күрсәттеләр,татар халык мәкальләрен, табышмакларын искә төшерделәр,татар шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар.Әлеге чара ахырында ял итүчеләр бергәләп, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар. 

Тематический час: «Сохранение духовных ценностей»

17 октября библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для пенсионеров АНО «ЦСП «НАЗ», провела тематический час: «Сохранение духовных ценностей». В ходе мероприятия Таскира Харисовна познакомила отдыхающих с историей, традициями, обычаями, культурой татарского народа. Мероприятие приурочено к Году культурного наследия народов России.

2022-10-18 08:34