9 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Йолдызлык» балалар бакчасының 2нче төркем әзерлек төркемендәге балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм «Яңа ел турында барысын да кем белә» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, әйлән-бәйлән уйнады, биеде һәм җырлар җырлады. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.