НОВОСТИ

Экологический час: «Родники родного края»

Экологик сәгать “Чишмәләр иле син,Туган як!”

26 июнь көнне Ворошилов җирле үзидарә территориясендә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Чишмәләр иле син, Туган як!” дигән экологик сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сәлимова Т.Х.,тереклек чыганагы булган чишмәләрнең әһәмияте турында әйтеп үтте. Әлеге очрашуда татар шагыйрьләренең, шагыйрәләренең шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Чарада катнашучылар, А.Мортазина, С.Әхмәтҗанова, Г.Гайнетдинова шигырьләрен, якташ язучылардан М.Марданова, Н.Сәгъдиева, Р.Мостафин шигырьләрен яратып укыдылар. Халык шагыйре С.Хәким сүзләренә язылган “Ага чишмә” җырын яратып башкардылар.Чишмәләргә багышланган чара табигатьтә бик күңелле үтте.

Экологический час: «Родники родного края»

26 июня библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для членов женского клуба «Сөембикә», организовала экскурсию по родникам «Родники родного края». Во время экскурсии говорили о пользе родниковой воды, читали стихи местных поэтов посвященных родникам.