27 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Ленинградны саклаучыларның батырлыгы» дигән батырлык дәресе үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга Ленинград өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.