«Көзнең бәллүр чыңлавы» - әдәби-музыкаль кичә
15 сентябрьдә район үзәк китапханәсендә, «Современница» хатын-кызлар клубының җәйге яллардан соң чираттагы очрашуы булды. Клуб җитәкчесе Пахомова В. Г. «Көзнең бәллүр чыңлавы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә әзерләде. Чарада көз турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, катнашучылар елның әлеге гүзәл вакытына багышланган төрле уеннарда, конкурсларда һәм викторинада катнаштылар, презентацияс карадылар.