Бүген С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Янил урта мәктәбенең 1,4 сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен экскурсия һәм «Знатоки природы» уен-викторина үткәрелде. Алар викторинаның төрле сорауларына җавап бирде, кошлар һәм хайваннар турында яраткан әсәрләрен искә төшерде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү, табигать турында видеороликлар һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.