22 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Салават күпере» милләтара клубы дәресе узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Княгор һәм Почкучук авыл китапханәчеләре Радана Фатыйхова һәм Сергей Прокофьев мариларның милли бәйрәме «Уярня» (Масленница) дип исемләнгән танып - белү-уен программасы үткәрделәр. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә, балаларны милли йола бәйрәме тарихы, гореф-гадәтләре, кышны озату йолалары белән таныштырдылар. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, биеделәр, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.