В рамках федерального проекта «Семейные ценности и инфраструктура культуры» нацпроекта «Семья» была организована образовательно-ознакомительная поездка в ведущие учреждения культуры Московской и Тульской областей, которая состоялась с 27 ноября по 1 декабря 2025 года для директоров и сотрудников библиотек Республики Татарстан. Была подготовлена насыщенная и познавательная программа. Мы посетили ФГБУК «Всероссийская государственная библиотека иностранной литературы имени М. И. Рудомино», Дом русского зарубежья им. А. Солженицына, Московскую губернскую универсальную библиотеку в г. Королёв, Центральную городскую библиотеку им. Л. Н. Толстого г. Тулы, Тульскую областную специальную библиотеку для слепых, МАУК «Первомайская поселенческая библиотека» Тульской области. Каждая библиотека уникальна по-своему, и было много примеров, достойных внедрения в работу. Самое главное — в этих библиотеках работают энтузиасты, искренне влюблённые в своих читателей и своё дело. В посёлке Ясная Поляна мы прошли по тропам, где когда-то ходил Лев Николаевич Толстой, и окунулись в историю Тульского Кремля. А в Тульском академическом театре драмы нас ждала музыкальная комедия. В память о встречах библиотекам были вручены сувенирные Кукморские валенки, блокноты и ручки с эмблемой посуды «Кукмара». Было приятно услышать от коллег, что они пользуются посудой «Кукмара» и очень довольны.
Мәскәү һәм Тулага мәдәни-агарту сәяхәте
Федераль «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» проекты кысаларында «Гаилә» милли проекты нигезендә 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы китапханәләре директорлары һәм хезмәткәрләре өчен Мәскәү һәм Тула өлкәләренең алдынгы мәдәният учреждениеләренә белем бирү-таныштыру сәяхәте оештырылды. Программа бай һәм мәгълүмати эчтәлекле булды. Без М. И. Рудомино исемендәге Бөтенроссия чит ил әдәбияты дәүләт китапханәсен, А. Солженицын исемендәге Рус зарубежье йортын, Королёв шәһәрендәге Мәскәү губерна универсаль китапханәсен, Тула шәһәренең Л. Н. Толстой исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсен, Тула өлкәсенең сукырлар өчен махсус китапханәсен, шулай ук Тула өлкәсенең «Беренче Май поселение китапханәсендә экскурсиядә булдык. Һәр китапханә үзенчәлекле, һәм без үз эшебездә куллана алырдай күп файдалы тәҗрибә тупладык. Иң мөһиме — бу урыннарда чын күңелдән эшенә һәм укучыларына бирелгән энтузиастлар хезмәт куя. Ясная Поляна авылында без Лев Николаевич Толстой йөргән сукмаклардан уздык, ә Тула Кремлендә төбәк тарихына чумдык. Тула академик драма театрында исә безне күңелле музыкаль комедия каршы алды. Очрашулар истәлеге буларак китапханәләргә Кукмара итекләре, «Кукмара» савыт-саба эмблемасы төшкән дәфтәрләр һәм ручкалар тапшырылды. Коллегаларның «Кукмара» продукциясен кулланып канәгать калулары турында ишетү аеруча шатлыклы булды.